ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты кошлар аулауның алда торган сезоны турында хәбәр итә

2023 елның 10 марты, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 22 марттан һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә язгы ау чорында киек кошлар аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлый.

Рөхсәт алу өчен, ау күздә тотылган район булу-булмауга карамастан, Татарстан Республикасы территориясендә күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ИГЪТИБАР: гаризаларны кабул итү, киек кошларның төренә, аларга ау вакытына карамастан, бер үк вакытта башланачак.

Рөхсәт бирү түбәндәге документлар нигезендә башкарылачак:

- рөхсәт алу өчен гариза;

- шәхесне раслаучы документ (паспортның төп нөсхәсе);

- аучылык билеты (төп нөсхә);

- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум);

- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем түләү турында квитанция (суер һәм көртлек аулауга рөхсәт алган очракта).

Гариза бирүче вәкиле тарафыннан түбәндәге документлар булганда рөхсәт алырга мөмкин:

- гади язма формада ышанычнамә (гариза бирүченең һәм ышанычлы затның паспорт мәгълүматларын (серия, номер, кем тарафыннан һәм кайчан бирелгән, яшәү урынын теркәү), кылган гамәлләрне күрсәтү);

- рөхсәт алу өчен гариза;

- ышанычлы затның шәхесен таныклый торган документ (паспортның төп нөсхәсе);

- ышаныч язуы бирүченең шәхесен таныклый торган документ (паспорт күчермәсе);

- ышаныч язуы бирүченең аучылык билеты (төп нөсхә яки күчермәсе);

- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум);

- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем түләү турында квитанция (суер һәм көртлек аулауга рөхсәт алган очракта).

ИГЪТИБАР: КФҮ операторы аша гариза биргәндә, түләүләрне банк картасыннан файдаланып, булган рөхсәт факты буенча башкарырга киңәш ителә.

Ау вакыты:

1 апрельдән 6 майга кадәр – алдавыч (җәлеп итә торган) үрдәкләрне файдаланып, ата кыр үрдәкләренә.

15 апрельдән 24 апрельгә кадәр – суда йөзүче киекләргә (ата кыр үрдәкләре).

22 апрельдән 1 майга кадәр – наратлык киекләренә (ата суерлар һәм көртлекләр, вальдшнеп).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International