Бүген ТР Дәүләт Советында Азат Хамаев рәислегендә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды.
Утырышта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков катнашты. Ул Татарстан Республикасы Экология кодексының «Гомуми кулланышта булган аучылык биләмәләрендә аучылык белән шөгыльләнүче физик затлар арасында аучылык ресурсларын аулауга рөхсәтләрне бүлү тәртибе» 135.5 статьясына үзгәрешләр кертү турында сөйләде.
"Закон проекты «Аучылык һәм аучылык ресурсларын саклау һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законның 31 статьясындагы 6 өлешенә ярашлы итеп эшләнгән. Ул жирәбә салуда мәгълүмат системасын куллануны, шулай ук аучылык өлкәсендә вәкаләтле органның норматив хокукый акты белән ауга рөхсәтләрне бүлү жирәбә буенча башкарыла торган аучылык ресурслары исемлеген раслау мөмкинлекләрен күздә тота», – дип билгеләп үтте ул.
Аны кабул итү ауга рөхсәтләрне бүлү буенча жирәбә салу процедурасын автоматлаштыру юлы белән оптимальләштерергә, аучылык ресурсларының иң кыйммәтле төрләренә рөхсәт алу өчен, барлык затларга да тигез шартлар булдырырга, жирәбә салуда катнашу өчен гаризаларны автомат рәвештә эшкәртү юлы белән кеше факторын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.