Түбән Кама укучылары һәм педагоглары «Мин – эзтабар» бәйгесендә иҗади сәләтләрен күрсәттеләр

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Түбән Камада кыргый хайваннарны кышкы исәпкә алу буенча мәктәп укучылары арасында «Мин – эзтабар» муниципаль бәйгесенә йомгак ясалды. Чара Балалар экология-биология үзәге белән берлектә оештырылды.

Бәйгедә 1-11 сыйныф укучыларының һәм шәһәр мәктәпләре педагогларының 46 иҗади эше сайлап алынды. Аларны ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге җитәкчесе Эдуард Иванов бәяләде.

«Катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Ата-аналар һәм педагогларның үсеп килүче буында экологик тәрбия формалаштыруда остаз булулары шатландыра», – ди Эдуард Иванов.

Бәйгедә җиңүчеләр бушлай Казан зоопаркында була алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International