Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасындагы сугышчылар һәм азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләр өчен гуманитар йөк җыюны дәвам итәләр.
Ярты тоннадан артык азык-төлек җыелды. Моннан тыш дарулар, бәйләвеч материал һәм кием-салым сатып алынды.
Посылкалар билгеләнгән урынга җибәрү өчен Казанның бердәм җыю ноктасына тапшырылды.