Чисталык һәм тәртип булдыру – һәркемнең эше: «Кичке Таң» заказнигы хезмәткәрләре паркны язга үзгәрттеләр

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Себеркеләр һәм тырмалар, көрәкләр, капчыклар һәм перчаткалар. Беренчеләрдән булып санитар-экологик ике айлыкка кушылырга карар иткән «Кичке Таң» заказнигы хезмәткәрләренең гади генә эш кораллары менә шулар.

Зур игелекле эшләр өчен аз гына да тырышлык җитә. Алар «Кичке таң» авылының ял паркы территориясендә тәртип урнаштырдылар.

«Без барыбыз да районыбызны чистарак, уңайлырак һәм матуррак итәр өчен җыелдык. Бергәләп тырышлык кую нәтиҗәсендә парк күз алдында үзгәреп китте һәм яңа язгы кыяфәткә керде. Иң мөһиме шуны истә тотарга кирәк: чисталык һәм тәртип бары тик үзебездән генә тора», – ди заказник башлыгы Руслан Маннапов.

Берничә сәгать эчендә чистартылган территориядә 13 капчык чүп җыелды, аларның төп өлешен пластик шешәләр һәм тимер банкалар тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International