Табигать тормышында иң матур һәм мөһим вакыйгаларның берсе: Республикабыз сулыкларын аккошлар үз итте

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Яз тулысынча хакимлек итә.  Татарстанлыларны матур һәм нәзәкатьле кошларның күпләп кайтулары сөендерә.

Суүсемнәр арасыннан ап-ак аккошларны һәркем дә күрә алмый. Алар тыныч сулыкларны сайлыйлар.  Аккошлар монда җәй үткәрергә һәм нәсел калдырырга кайталар. Алар кечкенә күлләрдә һәм буаларда да, шулай ук зур сулыкларда да тукталырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: ысылдык аккош үрдәкләр семьялыгы вәкиле, утрак яшәү рәвеше алып бара. Барлык казсыманнар отряды арасында иң эре кош. Соңгы елларда аларны республиканың бөтен районында да очратырга мөмкин. Ул Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International