Түбән Кама шәһәренең «Гаилә» паркында инде гадәти булып киткән Кошлар көне узды. Чараны ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге белән берлектә Балалар экология-биология үзәге оештырды.
Төркемнәрдә эшләп, укучылар, бәйгеләрдә һәм викториналарда катнашып, канатлы дуслары турында табышмакларны бик шатланып чиштеләр. Чара барышында һәркем кошлар белән бәйле билгеләрне искә төшерә һәм орнитология буенча үз белемнәрен күрсәтә алды.
«Хәзер без кошларга сак карый башлаячакбыз. Канатлы дусларыбызны сөендерер өчен, һәр яз саен – сыерчык оялары, ә кыш көне җимлекләр урнаштырачакбыз», – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша укучылар.
Кошлар көне парк территориясендә сиртмәкойрыклар өчен 30 оя урнаштыру белән тәмамланды.