Алексеевск районындагы буага беренче тапкыр аккошлар пары очып килде

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Алексеевск районы Войкино авылындагы буада беренче тапкыр аккошлар пары күренә.

«Бу аккошлар килүнең беренче очрагы. Алар монда ияләнеп яшәп китәрләр һәм ел саен килерләр, дип ышанасы килә. Аларны борчырга һәм ашатырга кирәк түгел. Аларга табигый азык базасы җитәрлек», – ди ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Алексеевск районы буенча районара бүлеге башлыгы Сергей Самсонов.

Авыл халкы, мондый вакыйгага шатланып, сулык уртасында кошлар өчен кечкенә йорт төзергә карар итә.

Исегезгә төшерәбез: ысылдык аккош – үрдәкләр семьялыгы вәкиле, утрак яшәү рәвеше алып бара. Барлык казсыманнар отряды арасында иң эре кош. Соңгы елларда аларны республиканың һава-су үсемлекләре үсә торган эре сулыклары булган барлык районнарында да күрергә була. Алар Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International