2022 елда аучылык турындагы Законны бозуның 662 очрагы туктатылган

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең хайваннар дөньясы объектларын куллануны күзәтү бүлеге башлыгы Радик Мутахаров сөйләде.

Ау кагыйдәләрен төп бозулар – аның срокларын бозу, тыелган ысуллар белән аулау, рөхсәт булмау һәм рөхсәттә күрсәтелмәгән җирләрдә хайваннарны аулау. 

«Хокук бозучыларга 772 мең сумнан артыклык штраф салынган, 725 мең сум түләтелгән. Хокук саклау органнарына тапшырылган материаллар буенча 78 җинаять эше кузгатылган. РФ ҖКның «Законсыз ау» 258 статьясы буенча 6 млн сумнан артык зыян китерелгән», – дип билгеләп үтте ул.

Дәүләт комитетының Росгвардия идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә законнарны даими бозган өчен 9 граждан корал йөртү һәм саклау хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җаваплылыкка тартыла. Коралы тартып алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International