Наратлык үсәчәк: Балтач районы укучылары 1000 яшь үсенте утырттылар

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Язгы җылы көннәр башланды, һәм укучылар саф һавада файдалы дәресләр үткәрә башладылар. Бүген Нурма урта белем бирү мәктәбе укучылары «Балтач» дәүләт табигать тыюлыгы һәм район участок урманчылыгы хезмәткәрләре белән берлектә «Тимирязев» ҖЧҖнең ермак-коры үзәнле урынында 1000 нарат үсентесе утырттылар.

«Агач утырту – тулы бер фән ул. Без бу акциядә ел саен катнашабыз. Бу дөньяда һәр кеше эз калдырырга тиеш. Бу иң яхшы истәлек. Һәм берничә елдан соң, наратларыбыз зур булгач, без балаларыбызга, һичшиксез, аларны утыртканыбызны сөйләрбез, – ди мәктәп укучылары.

Балалар саф һавада бик теләп эшләделәр һәм, бик кечкенә булса да, хәзер аларның үз наратлыклары бар, алар аны елдан-ел киңәйтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International