Әлеге кондызны коткару буенча махсус операцияне ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Лаеш районы буенча районара бүлеге хезмәткәрләре үткәрде. Бу хәбәр «Санта» шифаханәсе кунакларыннан килә.
Алар хайванның сулыктан ерак түгел урнаштырылган бетон тозакка эләгүен, иреккә чыга алмавын хәбәр итәләр. Берничә минут эчендә кул астындагы чаралар ярдәмендә тоткын азат ителә һәм гадәти яшәү тирәлегенә җибәрелә, ул тиз арада суда юк та була.