Татарстан Республикасы Премьер-министрының Беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика Советы утырышы узды. Киңәшмә ТР Министрлар кабинетында узды. Чарада министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук муниципаль районнар вәкилләре катнашты.
1 кварталдагы уртак эш турында төп доклад белән ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков чыгыш ясады.
«Күзәтчелек эшчәнлеге кысаларында узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш бар. Мәсәлән, 1 кварталда 1336 рейд чарасы үткәрелде (узган елга карата + 30 %), 415 административ хокук бозу ачыкланды (узган елга карата + 23 %), 21 җинаять эше кузгатылды», – дип билгеләп үтте ул.
Рейд чараларына килгәндә, аларны Мамадыш һәм Чистай районнары актив үткәрде. Аларның күрсәткечләре яр буе районнары буенча уртача күрсәткечтән ике тапкыр артык. Алабуга районы да нәтиҗәләрен шактый яхшыртты.
Үз чыгышында ул «Мишә елгасы тамагы» һәм «Идел киңлекләре» аеруча саклана торган табигый территорияләр чикләрендә күзәтчелеккә аерым игътибар бирде. Балык тоту кораллары конфискацияләнгән. Боз китү чоры тәмамланганнан бирле җинаять хокук бозу билгеләре булган 8 материал төзелгән.
Федор Батков, чыгышын тәмамлап, кышкы чорда сулыкларны кислород белән тутыру өчен, бик нәтиҗәле чаралар уздырылганын билгеләп үтте. «Балык булсын!» акциясендә 2000 нән артык кеше катнашкан. Республика территориясендә 10 меңләп бәке һәм тишем борауланган. 14 меңләп экземпляр балык томаланудан коткарылган.