Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов Чистайда 1нче гимназия базасында «Киләчәк шәһәре: квант технологияләре тормышыбызны ничек үзгәртә» дигән темага «Цифрлар дәресе» Бөтенроссия белем бирү проекты кысаларында тематик дәрес үткәрде.
Ул мәктәп укучыларына квант технологияләренең йогынтысы турында сөйләде, аларның игътибарын тормышның төрле өлкәләрендә квант теориясе принципларын куллануга юнәлтте.
Катнашучылар мәктәп программасында атом төзелешенә карата квант физикасы (водород атомыныңБор моделе), фотоэффект һәм яктылык басымы темалары ничек каралуы турында фикер алыштылар.
Дәрес балаларда зур кызыксыну уятты. Очрашу квант физикасын өйрәнү цифрлы күнекмәләрне үстерүгә, алдынгы технологик юнәлешләрне популярлаштыруга һәм үсеп килүче буынның иртә һөнәри үзбилгеләнүенә ярдәм итә дигән фикерләр алмашу белән тәмамланды.