Язгы ау сезоны башланганнан бирле ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан 1032 күчмә тикшерү үткәрелгән

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

15 апрельдән 5 майга кадәр республикада канатлы киекләрнең төп төрләренә язгы ау сезоны уза. Шуңа бәйле рәвештә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Лицензия-рөхсәт бирү эше үзәге хезмәткәрләре аучылык биләмәләре территориясендә профилактик рейд чараларын гамәлгә ашыралар.

Рейдлар барышында инспекторлар ау кагыйдәләрен үтәүне, корал йөртү хокукына документларны, аны ташу кагыйдәләрен үтәүне һ. б. тикшерәләр.

Мәсәлән, язгы ау сезоны башланганнан бирле инспекторлар тарафыннан 1032 күчмә тикшерү үткәрелгән, 116 административ хокук бозу ачыкланган, шуларның 79 ы – ау кагыйдәләрен бозу. 4 гражданга карата материаллар, ау кагыйдәләрен бозган өчен, судка җибәрелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International