Тиен – бик тыныч характерлы, чикләвек яратучы сөйкемле җан иясе.
Гомеренең күп өлешен ул агачта үткәрә, анда үзенә сыгылмалы ботаклардан шар рәвешендә оя кора.
Аның төсенә яшәү урыны һәм ел фасылы тәэсир итә. Мәсәлән, ылыслы урманнарда караңгырак йонлы җәнлекләр яши, ә яфраклы урманнарда –кызгылт-кызыл. Уртача гомер озынлыгы 3-4 ел тәшкил итә.
Соңгы исәпкә алу нәтиҗәләре буенча Татарстанда аларның саны тотрыклы һәм 4969 (узган елга карата +104 җәнлек) тәшкил итә. Тиеннәрне Саба, Мамадыш, Әгерҗе, Яшел Үзән, Нурлат, Аксубай, Арча, Балык Бистәсе, Чирмешән, Әлки, Балтач һәм Алабуга районнарының урманнарында һәм паркларында очратырга мөмкин.