ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясенә кушылды.
Фронттан әйләнеп кайтмаган 378 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә алар Биектау районы территориясендә агачлар утырттылар.
«Ел саен акциядә катнашып, безгә тормыш һәм ирек яулаганнарның истәлеген мәңгеләштереп кенә калмыйбыз, ә республика фаунасының биологик төрлелегенә дә өлеш кертәбез», – ди ТР Биектау районы буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Александр Фомин.
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аны оештыручылар – «Экология» милли проекты кысаларында РФ Табигый ресурслар министрлыгы һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы ярдәме белән «Хәтер бакчасы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы, «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецлары истәлеге фонды.