Хыяллар чынга аша: Түбән Кама районында пихта аллеясы торгызылды

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Түбән Кама районы Красный Ключ поселогының урман-парк зонасында бердәнбер сакланып калган пихта үсә торган урын бар. ТР дәүләт комитетының Түбән Кама районы буенча районара бүлеге башлыгы Эдуард Иванов пихта агачларын яңадан торгызу һәм саклап калу идеясен күтәрә.

Аңа яңа сулыш өрергә 70 нче «Витаминка» балалар бакчасы һәм мәктәп урманчылыгы тәрбияләнүчеләре, «Реактор» хоккей командасының яшь спортчылары, «Нижнекамскнефтехим» иҗтимагый советы вәкилләре килде. Чара барышында район урманчылыгы хезмәткәрләре агачларны ничек дөрес утыртырга кирәклеген аңлаттылар.

«1994 елда мин монда урманчы булып эшләдем һәм ул вакытта ук Стахеев пихта аллеясын торгызу турында хыялландым. Пихта – бик файдалы дәвалау агачы. Бүген без монда Киров өлкәсеннән килгән 50 яшь үсенте утыртабыз», – ди Эдуард Иванов.

Акциядә катнашучыларның күбесе беренче тапкыр агачлар утыртты.

«Миңа әлеге чара ошады. Пихтадан бик тәмле ис килә. Монда аура да башка, һава да үзгә. Сулап туя торган түгел. Елның теләсә кайсы вакытында матур да ул. Хәзер мин бу агачның үсүен күзәтеп барачакмын һәм, мөмкин булганда, үзем су сибәчәкмен», – дип тәэсирләре белән уртаклашты мәктәп укучысы Нурсолтан Айметдинов.

Мондый вакыйгалар үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирүдә мөһим роль уйный. Табигатькә сакчыл караш белән, буыннар тормышын үзгәртеп, без дөньяны чистарак итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International