Уылдык – 2023: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Ашыт» заказнигы территориясендә су биологик ресурсларын законсыз тоту фактын ачыкладылар

2023 елның 5 мае, җомга

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген кисәтү буенча актив эш алып баруны дәвам итә.

Әйтик, «Уылдык» комплекслы оператив-профилактик операциясе кысаларында «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә су биологик ресурсларын законсыз тоткан дүрт граждан тоткарланган.

Җылым сөрәкә (бредень), ятьмә һәм резина көймә тартып алынган. Урынга полиция хезмәткәрләре чакырылган. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International