Югары Ослан районы Куралово мәктәбе укучылары чыршы ботакларыннан 25 метрлы оялар ясадылар. Аларга ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Югары Ослан районы буенча районара бүлеге һәм «Спас» заказнигы хезмәткәрләре ярдәм итте.
Тирән суларда йөзеп йөри торган мондый җайланмалар куе су асты куаклыклары барлыкка китерә, анда балык уылдык чәчә. Алар уылдыкның исән калу күрсәткечен 85-90 % ка кадәр арттыра.
«Мондый экология акцияләрендә катнашып, без республика сулыкларында табигый балансны торгызырга һәм арттырырга ярдәм итәбез. Уылдык чәчү урыннары әзерләү алай катлаулы түгел. Моның өчен чыршы ботаклары, пластик шешә, бау һәм кирпеч алырга кирәк. Аннары ботакларны тигез аралык белән үзара бәйлибез, аннан кирпеч, шешә бәйлибез һәм суга төшерәбез», – ди укучылар.
Уылдык чәчү ояларын урнаштыру эшләре май ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу чаралар су тирәнлеге тирбәлү шартларында уылдык чәчүне нәтиҗәлерәк итәргщ булыша.