ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре балык тоту кагыйдәләрен үтәү һәм республика сулыкларында уылдык чәчү чорында браконьерлык фактларын кисәтү буенча көндәлек рейдларны дәвам итәләр.
Уртак профилактик чаралар барышында «Мишә» дәүләт табигый зоология (аучылык) заказнигы территориясендә Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Арча, Питрәч һәм Теләче районнары районара бүлекләре хезмәткәрләре тарафыннан Административ хокук бозулар турында Кодексның «Аеруча саклана торган табигый территорияләрдә табигый ресурсларны саклау һәм куллану кагыйдәләрен бозу» 8.39 статьясы буенча 6 беркетмә төзелде.
Уылдык чәчү чоры башланганнан бирле республика территориясендә хокук бозучыларга карата административ хокук бозу турында 61 беркетмә төзелде, 19 җинаять эше кузгатылды. Сулыклардан 518 ятьмә алынган. Рейд чаралары даими рәвештә үткәрелә.