Сирәк очрый торган канатлы ерткыч кош кәрлә бөркетне Спас заказнигы белгечләре коткара. Спас районының Өч күл авылы янында кошны Болгар шәһәрендә яшәүче кеше күреп алган.
Тикшерү вакытында ерткычның уң канаты ачык сынган була. Бөркетне ветеринария табибы тикшергән һәм яраның авыртуын баскан.
Хәзер аның сәламәтлегенә берни дә янамый. Терелеп беткәнчегә кадәр кош «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү Үзәге» ДБУ нең Яшел Үзән районындагы тернәкләндерү үзәгенә җибәрелгән, аны анда белгечләр тәрбияләячәк.
Кәрлә бөркет – ТР Кызыл китабына кертелгән оя коручы күчмә төр. Яшерен яшәү рәвеше алып бара. Башлыча елга буендагы зур урман массивларына тартыла. Киң яфраклы урманнарда, шулай ук наратлыклар урынындагы катнаш урманнарда һәм нарат урманнарында оя кора. Кошлар һәм вак имезүчеләр белән туклана. Оя коруы Югары Ослан, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Тукай, Әгерҗе районнарында билгеләнә. Республикада төрнең хәзерге саны 100 пар тәшкил итә.