ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Әтнә районы буенча хезмәткәрләре хәлсезләнгән кондызны коткарды. Бу хәл турында аларга битараф булмаган кешеләр хәбәр итә.
Хайван, койма аша үтеп, тирес чокырына эләгә һәм үзлегеннән чыга алмый.
Урынга килеп җитеп һәм тоту өчен махсус боҗра кулланып, белгечләр кимерүчене чокырдан имин генә чыгаралар.
Хайван тышкы яктан зарарланмаган. Белгечләр кондызны Ашыт елгасы кушылдыгына җибәрәләр.