Түбән Кама халкы һәм кунаклары елга һәм сулыклар ярында ял итәргә ярата. Тик һәркем дә, ял иткәннән соң, үз артларыннан җыештырмый.
Ә ял итү урыннары чистарак булсын өчен, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге хезмәткәрләре Балалар экология-биология үзәге һәм Красноключинск урта гомуми белем бирү мәктәбе тәрбияләнүчеләре белән бергә Каракүл яр буен чистарттылар.
«Мондый чараларны без ел саен үткәрәбез. Без гражданнарыбызның үзләреннән соң чүп-чар калдырмаска кирәклеге турында фикерләрен үзгәртмичә торып, тиешле нәтиҗәгә ирешә алмаячакбыз. Ә кеше җыештыруларда үзе катнашса, әйләнә-тирә мохитнең пычрануы нәрсәгә китерүен аңлый башлый», – ди бүлек башлыгы Эдуард Иванов.
Чара ахырында мәктәп укучылары, балык үрчетү өчен уңай шартлар тудыру һәм су биологик ресурсларының кыйммәтле төрләрен арттыру һәм саклау өчен, ылыс ботакларыннан 150 м ясалма уылдык чәчү урыны ясадылар һәм урнаштырдылар.