Уылдык – 2023: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре браконьерны Әгерҗе районында тоткарлаган

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген кисәтү буенча актив эш алып баруны дәвам итә.

Әйтик, «Уылдык» операциясе кысаларында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Әгерҗе районы ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә су биологик ресурсларын законсыз тоткан гражданны тоткарлаган.

100 данә төрле балык һәм законсыз тоту коралы (ятьмә) тартып алынган. Су биологик ресурсларына китерелгән зыян 97250 сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International