Саф һавада эко белем алу: «Дала» заказнигы хезмәткәрләре республиканың педагогларын һәм мәктәп укучыларын Лениногорск экосукмагында яшәүче җан ияләре белән таныштырдылар

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Лениногорск районында А.И. Щеповских исемендәге комплекслы профильле төбәк әһәмиятендәге «Дала» дәүләт табигать заказнигы территориясендә һәр елны үткәрелә торган якындагы районнарның экологик-агарту эшенә багышланган республика семинары узды.

Чарада Лениногорск, Бөгелмә һәм Әлмәт районнарының педагогик коллективлары һәм укучылары катнашты. Алар өчен заказник хезмәткәрләре «Лениногорск районының дала киңлекләре» экологик сукмагы буенча экскурсия оештырдылар.

«Бүген без көнебезне ачык һавада үткәрдек. Заказник территориясендә безгә сирәк очрый торган үсемлек төрләрен, кабер каракошын һәм колаклы ябалакны күрү бәхете тиде», - дип уртаклашалар мәктәп укучылары.

Чара ахырында табигатьне саклау чараларында актив катнашкан иң актив педагоглар, җәмәгать эшлеклеләре һәм укучылар ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International