«Зөя буйлары» заказнигы территориясендә карчыгалар оясы табылган. Аны территорияне карау барышында заказник башлыгы Фаил Галиев күреп ала.
«Мин башта аларга ризык калдырдым һәм ашап бетерәләрме, юкмы икәнен күзәттем. Аннары кулдан ашата башладым. Әнкә кош кунаклардан бик канәгать булмаса да, сабырлык белән үзен һәм кошчыкларын ни белән сөендерүләрен көтә. Рационда чи ит һәм балык», – дип сөйли Фаил Галиев.
Кошлар һәм аларның ата-аналары заказник территориясендә үзләрен уңайлы хис итәләр. Бу кошларны күзәтү дәвам итәчәк.
Белешмә:
Гади карчыга – бөркетләр гаиләсеннән күчмә кош. Якты катнаш урманнарда яши. Иң гади оя коручы ерткыч кошларның берсе. Тән озынлыгы якынча 50 см, ата кошның авырлыгы 600 – 800 г, ана кошның авырлыгы 800 – 1200 г. Канатлары нигездә охра кушылган көрән төстә, күкрәктә буйлы чуар һәм корсак ягында аркылы буйлы чуар. Койрыгы кыска, түгәрәк, буй-буйлы. Канатлары киң, чагыштырмача кыска. Ачык урыннарда канат какмый очып аулый, бер урында эленеп тора ала. Тавышы мыяулауны хәтерләтә.