Балык тоту җайланмасына эләккән: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре челәнне коткару операциясе үткәрделәр

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Куйбышев сусаклагычы акваториясендә рейд үткәрделәр.

«14 – 26 июльдә 238 ташланган балык тоту коралы тартып алынды. Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен 12 кеше административ җаваплылыкка тартылды, җинаять эше билгеләре булган ике материал хокук саклау органнарына җибәрелде. Кисәтелгән зыян 476 мең сум тәшкил итте», – ди ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендәге дәүләт күзәтчелеге идарәсе башлыгы Радик Мотахаров.

Еш кына ташландык балык тоту җайланмаларына хайваннар эләгә. Рейд барышында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан челән коткарыла. Ул икеләтә ыргаклы ташландык балык тоту җайланмасына эләгә. Ведомство хезмәткәрләре оператив рәвештә ыргакны алып ташлау операциясен үткәрәләр һәм челәнне табигый мохиткә чыгаралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International