«Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре заказник чикләрендә урнашкан матур урыннарда җәяүле экосәяхәтнең яңа маршрутын эшләделәр.
Беренче булып әлеге сукмактан төрле яшьтәге һөнәр ияләре үтте. Алар урман массивы сукмаклары буенча көнбагыш басуы буйлап Прость елгасы ярына кадәр бардылар. Экскурсия кысаларында район флорасы һәм фаунасы белән таныштылар. Нарат исе һәм елганың чиста суы аеруча күңелләренә уелды.
«Экосукмакның урнашуы бик уңайлы. Биеклектә булганда, заказник территориясенең бер өлешен күрергә мөмкин. Бүген без Кызыл китапка кертелгән кошларның яшәү урыннарын күрә алдык. Без бу сукмактан бер генә узмаячакбыз әле», – дип тәэсирләре белән уртаклаша чистайлылар.
Экскурсиядә вакыт тиз үтте.