Федор Батков: 2023 елда контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан 7099 рейд чарасы үткәрелде

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика советы утырышы узды.

2023 елдагы эш нәтиҗәләре турында төп доклад белән Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков чыгыш ясады.

«Быел контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан 7099 рейд чарасы үткәрелде (узган елга карата +4%), 2 меңнән артык кеше административ җаваплылыкка тартылды. Рейд чараларына килгәндә, административ беркетмәләр төзү буенча Тукай, Яшел Үзән һәм Тәтеш районнары алда бара, ә сулыклардан алынган законсыз браконьерлык ятьмәләре саны буенча Лаеш, Тәтеш, Алексеевск һәм Минзәлә районнары нәтиҗәле эшләде», – диде ул.

Аеруча саклана торган табигый территорияләрдә дә актив эш дәвам итә. 2023 елда җинаять-җәзалана торган гамәлләр билгеләре булган балык тоту кагыйдәләрен бозуның 62 очрагы ачыкланган. Штрафлар суммасы 2 миллион сумга якын тәшкил итә.

Федор Батков үзенең чыгышы барышында балык продукциясен законсыз сатуга аерым игътибар бирде.

«Республикада 33 рөхсәтсез сәүдә урыны ачыклады. Хокук бозучыларга 263 беркетмә төзелде, 4 кисәтү бирелде. Сигез йөз мең сумнан артык штраф салынды», – диде ул.

Киңәшмә ахырында Рөстәм Нигъмәтуллин контроль-күзәтчелек органнарының эшен уңай бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International