ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Нурлат районы буенча бүлеге хезмәткәрләре ялгыз яшь боланны коткарды. Ул ярдәмгә мохтаҗ хәлдә табылган. Хайванга бу хәлдә кыргый табигатьтә яшәү авыр булган. Бала әнисеннән аерылгандыр, күрәсең.
Хәзер бала кыргый хайваннар утарында ветеринария табиблары күзәтүе астында. Көч җыйгач, аны табигый яшәү урынына чыгарачаклар.