Табигать һәйкәлендә 200 бәке: Яшь әгерҗелеләр балыкларны коткаруга өлеш керттеләр

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Республика күлләрендә һәм елгаларында балыкларны коткару чаралары дәвам итә. «Кичке Таң» заказнигы хезмәткәрләре «ЭкОС» (Экология, саклау, коткару) мәктәп түгәрәге әгъзалары белән Иж елгасы табигать һәйкәле территориясендә «Балык булсын! (Рыбе – быть!)» акциясе оештырдылар. Олылар бәкеләр борауладылар, ә укучылар коры камыш җыйдылар.

«Бәке бораулау – әле ул эшнең яртысы гына, аның туңмавы мөһим, моның өчен аңа камыш куярга һәм кар белән капларга кирәк. Бүген без балыкларның үлемен булдырмауга үз өлешебезне керттек. Эш җиңел түгел, әмма без аны башкарып чыктык», – ди мәктәп укучылары.

Уртак көч белән алар 200 бәке ясадылар. Табигатьне саклагыз. Әгәр дә һәркем табигать байлыгы турында кайгыртса, табигать, һичшиксез, безгә рәхмәт әйтер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International