ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында кадрлар резервына бәйге бара

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында әйдәп баручы вазыйфалар («җитәкчеләр» категориясе) төркеменә кадрлар резервына бәйге игълан ителә.

 Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлегенә кандидатлар карала (Лениногорск районы).

Бәйгедә катнашуга гаризаларны, кирәкле документларны теркәп, 10 апрельгә кадәр бәйге комиссиясе секретаре кабул итә. Адресы: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 203 каб, тел. 211-73-81, 211-66-94.

Бәйге комиссиясе утырышы (якынча) 25 апрельдә узачак.

Вакантлы вазыйфа турында тулырак мәгълүмат «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында һәм «Кадрлар сәясәте» өстәмә битендә урнаштырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International