Ул «Дымка елгасы»ның махсус саклана торган табигый территориясеннән ерак түгел кар өстендә нәфис кенә уйнаклап сикергәләп йөргән.
Яшь Себер кыр кәҗәсе камерага бөтенләй дә игътибар бирми. Хайван, ризык эзләптер инде, үз сукмагын иснәп, һәрвакыт тыңланып һәм тирә-юнен күзәтеп торган. Үзенә куркыныч янамавын аңлагач, тыныч кына ял итәргә яткан.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алар кечкенә буйлы булуларына карамастан (85 – 95 сантиметр), 10 – 15 метр ераклыкка сикерә алалар.