ТР Кызыл китабыннан көрән аю алынды һәм сирәк очрый торган ике яңа төр үсемлек кертелде

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән төрләрдән тыш, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләр исемлегенә үзгәрешләр кертелү турында хәбәр итә.

Төзәтмәләр көрән аюны Татарстан Республикасының Кызыл китабыннан төшерүгә һәм ачы соссюреяны һәм тозлык бака яфрагын саклана торган үсемлекләр төрләре исемлегенә кертүгә кагыла.

Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләрнең тулы исемлеге белән сайтта танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International