Казанда рөхсәт ителмәгән сәүдә итү урыннарында елга балыгы сатуны тикшерү буенча рейдлар дәвам итә

2024 елның 5 апреле, җомга

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казан шәһәре Кулланучылар базары комитеты һәм Вахитов, Идел буе һәм Киров-Мәскәү районнары администрацияләре белән берлектә урамдагы сәүдә урыннары буйлап рейд чарасы үткәрделәр.

Рейдлар барышында Межлаук һәм Мәүлитов урамнарында елга балыкларын сату фактлары теркәлде. Хокук бозучыларга карата «Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу» ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.2 статьясындагы 2 өлеше нигезендә административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International