Спас районында үги ана яфрагы чәчәк аткан

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

Республикада үги ана яфрагы чәчәге ачыла башлаган. Беренче чәчәкләрне Спас заказнигы территориясендә күрәләр.

Гади үги ана яфрагы – күпьеллык үләнчел үсемлек, ул иртә язда чәчәк ата. Аны яхшы дымлы һәм кояшлы урыннарда эзләргә киңәш итәләр. Аны еш кына гадәти җылылык трассасы тирәсендә күрергә мөмкин.

Башта җир астыннан чәчәкләр борын төртә, аннан соң гына яфраклары үсә. Үсемлекнең исемен дә нәкъ менә яфраклары белән бәйлиләр. Аны болай аңлаталар: аскы ягы – «ана» – йомшаграк һәм җылырак, ә өске ягы – «үги ана» –шома һәм салкын.

Үсемлек кыйммәтле бал җыю чыганагы булып санала. Үги ана яфрагы чәчәкләре белән майга кадәр хозурланырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International