Кечкенәдән үк экологик белем бирү: Кукмара районының яшь табигать белгечләре эко-ЗТКда ярыштылар

2024 елның 12 апреле, җомга

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия әлеге вакытта көннән-көн актуальләшә бара. Нәкъ шул яшьтә балалар әйләнә-тирә мохиттә үз ролен аңлый башлыйлар һәм табигатькә үз мөнәсәбәтләрен формалаштыралар. Ә үз белемнәрен практикада күрсәтү өчен, Нократ Аланы командасы Кукмара районының чыгарылыш төркемнәре тәрбияләнүчеләре белән эко-ЗТКда командалап көч сынаштылар. 

Бу биремнәр иҗади сәләтләрне, уйлап табучанлыкны үстерүгә ярдәм итә, уртак эшчәнлек аша мавыктыргыч һәм шатлыклы кичерешләр тудыра. Алар ребусларны кызыксынып чишәләр, хайваннар дөньясы вәкилләренең тавышларын һәм эзләрен таныйлар.

Ахырда тәрбияләнүчеләр әти-әниләре белән бергә экологик темага гаилә дефилесын күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International