Чистайда Иң яхшы студентлар яшел патрулен билгеләделәр

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Яшьләр үзәгендә 5 команда җыелды: КФУ, КИУның Түбән Кама филиалы колледжы, КИУның Түбән Кама һәм Чистай филиаллары һәм Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студентлары. Балалар өчен сынауларны ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ һәм «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсе Советы хезмәткәрләре әзерләде.

«Турнир, балалар безнең республиканың хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына никадәр бай икәнен белсен өчен, танып белү максаты белән үткәрелә. Без һәркемне дә туган якның байлыгын сакларга һәм якларга чакырабыз», – дип билгеләп үтте ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Линар Гыйльметдинов.

Турнирның биремнәре бик катлаулы түгел иде, һәм балалар аларны җиңел генә үтәделәр. Алар республиканың хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында төрле сорауларга җавап бирделәр, ә ахырында «Крокодил» уенын уйнадылар. Нәтиҗәләр буенча иң яхшы «Яшел патруль» дип КФУ һәм КИУ ның Чистай филиалы студентлары танылды. 2 урында – Чистай авыл хуҗалыгы техникумы һәм 3 урында – КИУның Түбән Кама филиалы, КИУның Түбән Кама филиалы колледжы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International