Кондыз операциясе: Түбән Камада заводка килеп адашкан кондыз табигый яшәү шартларына чыгарылган

2024 елның 26 апреле, җомга

Түбән Каманың бер заводына кондыз килеп кергән. Аның анда ничек барып керүе билгесез. Гадәти булмаган табыш турында эшчеләр хәбәр итә.

Бу урынга ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Түбән Кама районындагы районара бүлеге башлыгы килә. Ул тынгысыз кондызны тота, аны тикшерә һәм, хайванның тышкы җәрәхәтләре табылмавын аңлагач, аны табигый яшәү урынына җибәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International