Идел елгасы акваториясендә су биологик ресурсларын законсыз тоту факты ачыкланды

2024 елның 27 апреле, шимбә

25 апрельдән 5 июньгә кадәр уза торган «Уылдык» операциясе кысаларында «Зөя» заказнигы хезмәткәрләре тарафыннан Яшел Үзәннән 500 метр көньяктарак урнашкан Идел акваториясендә законсыз тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тоткан граждан тоткарланган.

Урынга Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодольск районы хезмәткәрләре чакырылды. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International