Бөек Ватан сугышы көрәшчеләренә куелган һәйкәлләрне төзекләндерү – сугыш кичкән буынга хөрмәт; яшь буын әби-бабалары истәлеген хөрмәт итсен өчен, тарихи хәтерне саклау. Җиңүнең 79 еллыгы алдыннан Кичке Таң заказнигы хезмәткәрләре һәм Кичкетаң урта гомуми белем бирү мәктәбенең «ЭкОС» түгәрәге әгъзалары Ватан өчен сугышта һәлак булганнарга обелиск янында тәртип урнаштырдылар.
«Истәлекле урыннарны төзекләндерү – безнең тыныч күгебез хакына гомерләрен фида кылган һәркемгә рәхмәтебезне белдерә алырлык эшләрнең бик аз өлеше генә әле ул. Үз тормышлары бәрабәренә безгә тынычлык һәм азатлык бүләк иткән кешеләрнең истәлеген мәңге хәтеребездә саклаячакбыз», – ди мәктәп укучылары.
Балалар өлкәннәр белән бергә һәйкәлнең тирә-ягын чистарттылар, дистәләгән капчык чүп, узган елгы яфрак һәм корыган ботакларны җыйдылар.