Фауна вәкилләре турында: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты татарстанлыларга юкка чыга баручы хайваннар төрләре турында сөйләде

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков Бердәм Россия иҗтимагый ярдәм штабының «Югалып баручы хайваннар көне турында» туры эфирында катнашты. Чыгыш барышында ул хайваннар дөньясы вәкилләренең юкка чыгу сәбәпләре һәм аларны яклау турында сөйләде.

«Кеше һәм хайваннар һәрвакыт бер-берсе белән тыгыз элемтәдә булдылар. Кеше эшчәнлеге хайваннарның юкка чыгуына тәэсир итә. Шуңа бәйле рәвештә хайваннарны саклау мәсьәләсе елдан-ел актуальләшә бара. Югалган төрләрнең вәкилләре – Стеллер сыеры, күчмә күгәрчен, дронт, тарпан, квагга һәм башкалар», – диде ул

Чыгышы ахырында ул татарстанлылардан хайваннар дөньясының барлык вәкилләре турында кайгыртуларын сорады, чөнки аларны саклау безнең табигатьтә үз-үзебезне тотуыбызга бәйле. Шулай ук көнүзәк сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International