Мәктәп укучылары балыкларга ярдәмгә килделәр: Зөя елгасында 700 метр уылдык чәчү урыны урнаштырдылар

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Югары Ослан районы Курал мәктәбе укучылары «Балык – Булсын!(Рыбе – Быть!)» акциясе кысаларында Зөя елгасында ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштыруда катнаштылар.  Аларга ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Югары Ослан һәм Зеленодольски районы һәм «Зөя» заказнигы хезмәткәрләре ярдәм итте.

«Уылдык чәчү урыннары урнаштыру –балык запасларын арттыру буенча нәтиҗәле чара. Балыклар хәзер актив рәвештә уылдык чәчәчләр. Тирән суларда йөзүче ясалма уылдык чәчү урыннары куе су асты куаклыклары барлыкка китерә, балыклар анда тыныч кына нәсел үрчетә ала», – ди ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Александр Макаров.

Дус компания булып эшләп, алар 700 метр уылдык чәчү урыны урнаштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International