Татарстан сулыкларында балылар уылдык чәчә

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Иделнең сай сулыкларында Спас районында элек урнаштырылган уылдык чәчү урыннарында чабак уылдыклары күренә. Ул Россия сулыкларында иң киң таралган һәм артык таләпчән булмаган, төрле яшәү шартларына яраклаша ала торган балыкларның берсе. Уылдык чәчү чорында чабак бары тик ыругын дәвам итү белән генә мәшгуль.

Аның уылдыгы ябышкак, шуңа күрә ул аны су астындагы узган елгы үсемлекләрдә һәм агач тамырларында калдыра. Уылдык чәчәкәннән алып, беренче маймычлар барлыкка килгәнче, уңай һава шартлары булганда 2 атна тирәсе вакыт уза. Беренче берничә атна дәвамында алар уылдык чәчү урыннары янында кала һәм үсемлекләр арасына яшеренә. 2-3 елдан әлеге төрнең яшь вәкилләре инде үзләре уылдык чәчәләр һәм дөньяга килгән урыннарына күчәләр. Салкыннар булганда, балык мондый этапны җылы көннәр башланганчы кичектереп тора ала. Бүгенге көндә республика сулыкларында табан балык һәм корбан балыклар актив рәвештә уылдык чәчә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International