Спас районында Кызыл китапка кертелгән ап-ак төнбоеклар чәчәк атты

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

Күп санлы кардай ак төнбоекларны «Спас» заказнигы белгечләре күреп ала. Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән чәчәкләр Спас районында Бездна елгасында чәчәк аткан.

Ак төнбоек – күпьеллык су үсемлеге. Ул ике метр тирәнлектәге торгын һәм акрын агып ята торган сулыкларны ярата. Һәр төнбоек чәчәге 4 көн тирәсе чәчәктә утыра. Алар иртәнге сәгать җиделәрдә ачыла һәм кичке алтыда ябыла. Алар күбесенчә бөҗәкләр ярдәмендә серкәләнә, алар еш кына чәчәк эчендә төн үткәрәләр, серкәләрне ашыйлар һәм аны башка үсемлекләргә күчерәләр. Төнбоек  августка кадәр чәчәк атачак. Шуңа күрә әле хозурланырга вакыт бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International