Чистай табиблары коткарган сары чыпчык бәбкәләре табигый яшәү шартларына кайтарылган

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

Шәфкатьлелек һәм ваемсыз булмау – һәр кешедәге уңай сыйфатларның мөһим өлеше. Бу сыйфатлар күпләргә хас, тик берәү дә аны башкаларга сиздерми. Шунлыктан ярдәм кулы сузу вакыйгалары көннән көн арта бара. 

Чираттагысы Чистай үзәк район хастаханәсенең административ корпусы территориясендә була. Табиблар оядан егылып төшкән дүрт кечкенә сары чыпчык бәбкәләрен күреп ала. Кошларның иминлеге һәм сәламәтлеге өчен борчылып, алар «Чиста болыннар» заказнигы хезмәткәрләреннән ярдәм сорыйлар. Урынга килгәч, белгечләр бәбкәләрне тикшерәләр һәм күзәтү астына алалар. Бераз ял итеп көч җыйгач, кошлар үзләре очып китәләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International