Татарстан һәм Ханты-Манси автономияле округы күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру өлкәсендә эшне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Ханты-Манси автономияле округы Югра делегациясе белән очрашу узды. Чара кысаларында яклар үзара хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар һәм төбәкләрдә күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча тәҗрибә уртаклаштылар.

Очрашуда катнашучылар хайваннар дөньясы объектларын саклау, үрчетү, хайваннар дөньясы объектларыннан файдалануны җайга салу, территорияләрдә региональ һәм федераль дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру буенча эшне оештыру турында сөйләделәр.

Эшлекле чара ахырында алар алга таба хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар, үзара хезмәттәшлекне алга таба үстерү юлларын билгеләделәр һәм хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәгенең марал фермасында булдылар, анда затлы болан популяциясен торгызу программасы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International