Республиканың өч районында өч поши бәрдергәннәр

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Ял көннәрендә һәм дүшәмбе иртәсендә республика юлларында кыргый хайваннар катнашында өч юл-транспорт һәлакәте була. Һәлакәтләр Спас районының «Базарлы Матак – Болгар» автомобиль юлының 58 км ында, Спас районыннан Арча ягына таба Шинар авылыннан 600 метрда һәм Мәскәү Чиләбе М5 автомобиль трассасының 1268 км ында була. Җиңел машина йөртүчеләр өч пошины бәрдергән. Хайваннар алган җәрәхәтләрдән үлгән. Машиналар җитди зыян күрә.

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты автомобильчеләрне тәүлекнең якты вакытында йөрергә, тизлек режимын үтәргә, аеруча сак һәм игътибарлы булырга, кыргый хайваннар юл аркылы чыгу мөмкин булган урыннар турында мәгълүмат бирә торган билгеләрне күз уңыннан ычкындырмаска чакыра.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International