Марал фермасында тулылану – кечкенә мараллар дөньяга килде. Барысы да сәламәт булып дөньяга килә. Ферма территориясендә кечкенә мараллар әниләре белән янәшә йөриләр, гәрчә аларның кайберләре инде мөстәкыйльлек күрсәтсәләр дә һәм ялгызы гына йөрергә тырышсалар да.
Тышкы яктан алар әти-әниләреннән шактый аерылып тора. Өлкәннәренең йоннары соры-кызгылт көрән, ә кечкенәләренеке ачык төстә һәм таплы-таплы. Аларның әлегә мөгезләре юк.
Ферма территориясендә аларның берсенә дә куркыныч янамый. Шуңа да карамастан, мараллар игътибар җәлеп итмәскә тырышалар. Аналары балаларын чит күзләрдән бик яхшылап үлән арасында яшерәләр. Марал фермасы хезмәткәрләре дә нәниләрне тәрбияләү процессына тыкшынмыйлар һәм әнкәләрен дә артык игътибар белән борчымыйлар. Быел җәй көне туган маралларның төгәл саны көз көне, алар үсеп җиткәч билгеле булачак.