Бүген нарат урманы, дала һәм кыр киекләрен ау этләре (ретривер, спаниель һ.б.) һәм ау кошлары белән аулау сезоны ачыла. Ул 2024 елның 5 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Түбәндәге төр киек кошларны ауларга мөмкин: сазлык-болын киекләре (дупель, бекас, гаршнеп, тәкәрлек, улит, саз шөлдиләре, кечкенә кулик, тартар, гади погоныш), наратлык киекләре (гади суер, гади урман тавыгы, боҗыр, урман кулигы), дала һәм кыр киекләре (соры көртлек, бытбылдык, күгәрченнәр һәм урман күгәрченнәре).
Исегезгә төшерәбез, зур улит, зур саз шөлдие, урман күгәрчене һәм гади урман күгәрчене Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән һәм аңа ау тыела. Бер ау эте белән киек кошларны аулау күп дигәндә өч аучы катнашында гына башкарыла.